Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов 5 февральдә Яшьләр үзәгендә эшмәкәрләр белән очрашты.
Очрашу башында эшмәкәрлекне үстерү буенча ел йомгаклары турындагы доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов чыгыш ясады. Ул 2019 елда Әлмәттә 6700 дән артык кече эшмәкәр эшчәнлек алып барганын сөйләде. Бер ел эчендә 958 субъект исәптән төшерелгән, 1012се яңадан теркәлгән.