2020 елның маенда Без Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы яки ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.
Бер гасырлык тарихы булган истәлекле вакыйга кысаларында Әлмәт муниципаль районында төрле чаралар үткәрелә. ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе сәламәтлек саклау ветераннары советы, «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге, медицина профилактикасы үзәге, Әлмәт медицина көллияте һәм музыка көллияте белән берлектә «Минем Татарстан» дигән тарихи-музыкаль викторина үткәрделәр.