Дала Зәе елгасы тирәсендә территорияне үзгәртү якынрак

2020 елның 2 феврале, якшәмбе

Әлмәт районы Башкарма комитетында 1770 га мәйданлы Дала Зәе елгасы территориясен төзекләндерү буенча конкурста өч җиңүчене сайладылар.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара конкурсны «Татнефть» компаниясе башлап җибәрде. Катнашу өчен дөньяның 48 иленнән гаризалар килгән.

Министрлыклар, архитектура оешмалары вәкилләре, район башлыгы Тимур Нагуманов һәм шәһәрнең баш архитекторы Антон Севастьянов составындагы комиссия биш сәгать дәвамында кандидатларның проектларын карадылар. 44 претендент арасыннан жюри 15 лаеклы компанияне сайлады. Финалга өч катнашучы чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International