Фермерлар 1 февральдә Кама-Исмәгыйль авылында терлекләрне кышлату турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә район башлыгы Тимур Нагуманов катнашты.
Район фермерларын һәм Идарә җитәкчеләрен "Чагылтау" ҖЧҖ башлыгы Кумар Нәбиев каршы алды. Ул кунакларны хуҗалык белән таныштырды. Сыерларның, бозауларның, атларның ничек тотылуын күрсәтте. Кумар Нәбиев кунаклар белән тәҗрибә уртаклашты һәм көтүлекләрне ашату һәм карау буенча киңәшләр алды.