31 гыйнварга республикада 207,2 мең кв.метр торак яки планның 7% файдалануга тапшырылган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырышта Татарстан Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.