Туган якларына исән-сау әйләнеп кайткан һәм тыныч вакытта вафат булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәре юбилей елында мәңгеләштереләчәк.
Кичә, 30 гыйнварда, район башлыгы Тимур Нагуманов һәм ветераннар советы рәисе Василий Самойлов катнашында Югары Мактамада мемориаль стендны тантаналы рәвештә ачтылар. Май бәйрәмнәренә кадәр мондый стендлар Әлмәт районының барлык 36 авыл җирлегендә дә барлыкка киләчәк.