Ветеран оешмаларының эшчәнлеге уңай яктан бәяләнде

2012 елның 23 ноябре, җомга
“Ветеран” үзәгенә бюджет, сәнәгать һәм дәүләт учреждениеләре ветераннар оешмалары рәисләрен җыелды.

 Семинарда медицина хезмәте сыйфаты, бушлай дарулар белән тәэмин ителеш, авыл ветераннарына һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә игътибарны арттыру кирәклеге, тимурчылык хәрәкәтен үстерү, яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү һәм башкалар турында сүз барды. Семинарда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов, сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Равил Хәйруллин ветераннарның сорауларына җавап бирделәр. Тулаем алганда, ветеран оешмаларының эшчәнлеге уңай яктан бәяләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International