Әлмәт районы Кичүчат авылында шәхси торак йортта янгын турында хәбәр 30 гыйнварда 8:49 сәгатьтә «112» системасы буенча килде.
100 кв. м мәйданда янгынны 9: 49да бетерергә мөмкин булды, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Хәзерге вакытта янгын килеп чыгуның берничә версиясе карала, шул исәптән электротехник сәбәп һәм балалар шуклыгы. Урында Дәүләт янгын күзәтчелеге дознавательләре эшли.