Рухи байлык югалмый

2012 елның 23 ноябре, җомга
Социаль объектларсыз авылларның киләчәген күз алдына китерүе авыр. Моны исбатлап тору кирәк микән?! Мәктәбе, клубы, балалар бакчасы, кибете булмаган торак пунктлар әкренләп юкка чыга бара. Мәмәт бу яктан бәхетле.

Авылда тулы канлы тормыш белән яшәү өчен барысы да бар - рәхәтләнеп файдалан гына. Мәдәният йорты белән бер бинада урнашкан китапханә дә белем чишмәсен тулыландырырга, рухи азык алырга теләүчеләрне көтеп ала.

Дөрес, проблема Мәмәт китапханәсен дә әйләнеп узмаган. Соңгы елларда тормышка яшьләр өчен Интернет челтәре үтеп керде. Кирәкле ки- тапларны, мәгълүмат-белеш- мәләрне шуннан гына да табарга була. Хәзер күпләр шулай эшли дә. Ә өлкәннәрнең вакытын телевизорда берсен-берсе алыштырып торган сериаллар ала. Әлеге күренешләр китап укучылар санына да тәэсир итте. Авылларда гына түгел, шәһәрдә дә күзәтелә бу проблема. Китапны бернигә дә алыштырып булмаганны аңлаучылар, әл- бәттә, хәзер дә китапханәләрнең дусты.

Мәмәт китапханәсе мөдире Тәслимә Нуретдинова да элеккеге еллар белән чагыштырганда китап укучыларның кимүен таныды. Биредә 9 меңгә якын китап исәпләнә. Киш- тәләрдә тарихи ядкарь булырлык басмалар да бар.

- Китапханәбез яңа китаплар белән даими яңартыла. Ел саен егерме исемдә газета-журнал яздырабыз. Шул исәптән "Әл- мәт таңнары"н да алдырабыз. Газета безгә бик ошый. Шәһәрдә һәм районда булган барлык яңалыклар белән аның аша танышабыз, - диде Тәслимә ханым.
Балалар уку программасы буенча китапларга, детектив, фантастика әсәрләренә өстенлек бирсәләр, зурраклар яңа китапларны кызыксынып укый. Газета-журналларны өйгә сорап алып кайтып укучылар да бар.

Мәмәт авылы китапханәсе ишеген ачу белән сиңа анда бөркелгән ниндидер җылылык, рәхәтлек килеп бәрелә. Китап күргәзмәләре, киштәләргә тәр- тип белән матур итеп урнаштырылган басмалар, җылы, якты бүлмә барысы бергә бербөтен булып гүя сине үзенә дәшә, дусты булырга өнди. Китап - һаман да киңәшче дә, сердәш тә, дус та, белем хәзинәсе дә.

Ирина Апачаева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International