«Татнефть» ГАҖ «Тарихны кешеләр ясый» уникаль проектын гамәлгә ашыра, аның геройлары «Татнефть» хезмәткәрләре генә түгел, ә безнең төбәктә яшәүчеләр һәм үз эшләре белән нефть чыгарырга ярдәм итүчеләр дә булды. Шуларның берсе турында бүген безнең хикәя.
1956 елның 3 апрелендә Удмуртия АССРның Ижевскта туган, югары квалификацияле табиб-офтальмолог-хирург, медицина фәннәре кандидаты, РФ атказанган табибы, ТР атказанган табибы, хезмәт ветераны, ике чакырылыш (2005-2015) ӘМР Югары Акташ авыл Советы депутаты. «РФ Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе, «Россия Профсоюзларына 100 ел» медале, ТР ССМ мактау грамотасы, Әлмәт районы һәм шәһәре администрациясенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев белән очрашуга чакырылган иде. «Ел табибы» республика конкурсының «Ел хирургы - Алтын куллар» номинациясендә (2008), «Иң яхшы табиб» конкурсында (2006) җиңүче. Гомуми медицина стажы - 40 ел, шуларның 15 елы - Әлмәт үзәк район хастаханәсенең офтальмология бүлеге мөдире.