"Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов ММЧ вәкилләре белән очрашты

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген «Татнефть»тә генераль директор Наил Магановның федераль, республика һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен матбугат конференциясе узды. Компаниянең генераль директоры 2019 ел нәтиҗәләренә һәм проектларына бәя бирде һәм 2020 елга планнар белән таныштырды.
Матбугат конференциясендә «Татнефть» эшчәнлегенең төп бизнес-юнәлешләренә кураторлык итүче топ-менеджерлар катнашты. Компаниянең генераль директоры сүзләренә караганда, 2019 елда финанс-икътисадый эшчәнлек күрсәткечләре шактый югары дәрәҗәдә көтелә. Ахыргы нәтиҗәләр 2019 елда эшчәнлекнең факттагы нәтиҗәләрен билгеләгәннән соң ясалачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International