Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Дала Зәен үзгәрешләр көтә
2012 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе
Мәгълүм булганча, быелгы язгы ташу вакытында Дала Зәе елгасы ярларыннан чыкты һәм якын-тирәдәге торак йортларны басты. Мондый очрак киләчәктә кабатланмасын өчен калабыздан агучы Дала Зәе елгасы төбен тирәнәйтү, су юлын үзгәртү буенча эш алып барырга карар ителгән. Дүшәмбе көнне проект тагын бер кат тикшерелде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильвир Габдуллин проект-смета документлары эшләүгә бәйге игълан ителүен, аны “Геотехнология” ҖЧҖ отуын җиткерде. 22 октябрьдә бу мәсьәләгә багышлап ачыктан-ачык тыңлаулар үткәрелгән. Җәмгыять директоры Рамил Гыйльманов әйтүенчә, проект эшләре тәмамлану алдында. Участок Әлмәт сусаклагычыннан алып Урсалада Зәй елгасы аша салынган автомобиль күперенә кадәрге араны үз эченә ала. Рамил Дамирович елга төбенең үлән, куаклык белән нык үсүен, рельефы бозылган булуын билгеләп үтте. Киңәшмәгә төрле служба вәкилләренең чакырылуы тикмәгә түгел икән – биредә җир асты һәм җир өсте коммуникацияләре дә күп. Болар – нефть, газ, суүткәргечләр, ЛЭП һәм башкалар. Проектны тормышка ашырганда аларның бер өлешен коммуникацияләр хуҗалары хисабына күчерергә туры киләчәк.
Проект белән якыннан таныштырып, Рамил Гыйльмнов аның карарының нигездә елга төбен чистартудан, ярны ныгытудан, елга юлын үзгәртүдән гыйбарәт булуын искәртте. Иске юл яңасыннан алынган җир белән күмеләчәк. Ярлар шулай ук ташлар белән ныгытылачак. Проектта гамәлдәге бетон сукүтәрткеч плотинасын, кулланылмый торган насос станциясен, җәяүлеләрнең ике күперен демонтажлау да каралган. Смета бәясе 135 миллион сум тирәсе тәшкил итә.
Шунысын да искәртеп узасы килә, проект рәсми мәгълүматларга таянып эшләнгән. Киңәшмәдә аның буенча төрле фикерләр белдерелде. Арада планлаштырылган эшләр проблеманы тулысынча чишәр микән дигән шик-шөбһә җиткерүчеләр дә булды.
Экология департаменты директоры Альберт Маликов азактан журналистларның сорауларына җавап биреп, әлеге проект белән федераль максатчан программага эләгергә теләүләрен хәбәр итте. “Дәүләт экспертизасына кадәр аңа башта Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы экспертизасы үткәрелә. Алар флора һәм фауна өчен зыянны саныйлар, башка якларны исәпкә алалар. Кыскасы, җентекле, һәръяклап тикшерү уздырыла”, – диде ул.
Ирина Апачаева
"Әлмәт таңнары"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Игътибар! Татарстан Республикасында ракета куркынычы игълан ителде!
Әлмәттә хәбәр итү системасы эшли башлады. Барлык идарәче компанияләргә ышык урыннарга керү мөмкинлеген ачу йөкләнде.
Әлмәттә политехник техникум тулай торагына капиталь ремонт башланды
Бу хакта район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова үзенең «ВКонтакте»дагы битендә хәбәр итте. Әлмәт политехник техникумы тулай торагына беренче көннәрдән алып бүгенге көнгә кадәр ихтыяҗ тотрыклы: ел саен биредә 500 гә якын студент яши. Озак еллар капиталь ремонт мәсьәләсе көн тәртибендә бик кискен торды.
Әлмәттә Радоницага өстәмә автобуслар чыга
Сишәмбе, 21 апрельдә, ата-аналар көнендә әлмәтлеләр өстәмә автобус рейсларыннан файдаланып, 5 һәм 7 нче православие зиратларына бара алачак.
Әлмәт районында «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 8 меңнән артык корычагач утыртачаклар
18 апрельдә Кама-Исмәгыйль авылы тирәсендә зур экологик акция булып узды. Чара «Экологик иминлек» милли проектының «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз