Нәниләргә - мәйданчык

2012 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе
Аналар көне алдыннан шәһәребездә нәниләргә искиткеч бүләк ясалды - 5 нче ТОСМС биләмәсендә, Җәлил урамындагы 43, 45, 47 нче йортларның ишегалдында балалар мәйданчыгы ачылды. Сабыйларының рәхәтләнеп биредә уйнаулары, ярыша-ярыша таучыкларда, карусельләрдә күңел ачулары, шат тавышлары әниләргә бетмәс-төкәнмәс сөенеч өстәде.

Җәлил урамында яшәүчеләрнең шатлыкларын уртакла- шырга тантаналы чарага район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, мәгариф һәм мәдәният буенча аның урынбасары Василий Самойлов, "Таттелеком" җәмгыятенең генераль директоры урынбасары, АЗУЭС начальнигы Рамил Гарифуллин, 12 нче мәктәп директоры Наталья Богданчикова һәм башкалар җыелды.

5 нче ТОСМСның баш предприятиесе "Таттелеком" җәмгыятенең нәинләргә бу беренче генә бүләге түгел. Соңгы өч елда алар 4 балалар мәйданчыгы төзеп тапшырган. Авыл мәктәпләрендә спорт мәйданчыкларын торгызу проекты да уңышлы гамәлгә ашырыла. 2011 елда шундый 12 мәйданчык яңартылган булса, быел 11 е төзекләндерелгән. ТОСМС, яшүсмерләр клубы, мәктәп белән берлектә баш предприятие, әлбәттә, муниципалитет ярдәмендә сабыйларның балачакларын ямьле, күңелле итү өчен армый-талмый хезмәт куя. Киләчәктә дә аларның изге башлангычлары дәвамлы булыр кебек. Җитәкчеләр тарафыннан яңгыраган "Балаларның үсеше өчен салган хезмәтебез ныклы киләчәк өчен" сүзләре әнә шуңа ишарәли.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International