Вакыт түгел, кеше гомере кыйммәтрәк

2012 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстанда ике секунд саен юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозалар. Биш минут саен бер авария була, ә көнгә берничә кешенең гомере юлларда өзелә. Быел гына да республикада булган һәлакәтләрдә 600дән артык кеше һәлак булган. Кичә, 21 ноябрьдә, Казанда юл-транспорт фаҗигаләре корбаннарын искә алдылар.

БМО мәгълүматларына караганда, дөньяда ел саен юллардагы аварияләр аркасында 1 миллион 300 мең кешенең гомере өзелә. Бу – көн саен 3 меңнән артык кеше дигән сүз. Корбаннарның күбесе – 15 – 44 яшьлек кешеләр. Көн саен дөньяда 100 мең чамасы юлчы тән җәрәхәте ала. Белгечләр фикеренчә, болай дәвам иткән очракта, 2020 елга аварияләр кеше үлеменә китергән сәбәпләр буенча өченче урынга чыгачак. Әнә шундый куркыныч күрсәткечләрне киметү өчен БМО карары белән ноябрьнең һәр өченче якшәмбесендә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алалар. Казанда әлеге чараны кичә уздырдылар. Куркыныч очраклар Татарстанда да аз түгел. Көн саен республикада берничә кешенең гомере өзелә. Быел Татарстан юлларында 629 кеше һәлак булган. Ә җәрәхәт алганнары ун мәртәбә күбрәк. ЮХИДИ җиткергән мәгълүматларга караганда, узган ел белән чагыштырганда, быел республикада аварияләр һәм корбаннар саны азга гына булса да кимегән, җәрәхәт алган юлчылар саны арткан.

"Ватаным Татарстан"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International