Май ахырына кадәр Әлмәт районының барлык 36 җирлегендә дә тыныч вакытта вафат булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәре язылган стендлар урнаштырылачак.
Стендларны урнаштыру Россия Президенты гранты кысаларында башкарыла. 2019 ел дәвамында җирле ветераннар советы хезмәткәрләре Әлмәт һәм Акташ хәрби комиссариатларыннан чакырылган сугышта катнашучылар, шулай ук шәһәргә төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм нефть сәнәгате өлкәсендә эшләү өчен килгән сугышта катнашучылар турында мәгълүмат җыйганнар.