Штаб утырышында комуналь хезмәтләргә түләүләр каралды

2012 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе
Кичә башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов, инфраструктура үсеше буенча аның урынбасары Николай Богданчиков, аппарат җитәкчесе Ринат Шәйхаттаров, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов Бердәм исәп-хисап үзәкләрендә (ЕРРЦ) булып, зур-зур саннар белән килгән торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү квитанцияләренећ каян алынганлыгын ачыкларга теләп озын-озын чиратларда торган халык белән очраштылар.

Шушы ук көнне Торак-коммуналь хезмәтләр буенча үткәрелгән штабта әлеге проблема уртага салып хәл ителде. Штабны ачып, Николай Богданчиков, Идарә итүче компанияләр һәм ТСЖ җитәкчеләрен каты тәнкыйтькә тотты. “Ай башында без сезгә фатир хуҗаларына тапшырганчы һәрбер квитанцияне яхшылап өйрәнергә куштык, ә сез аны эшләмәгәнсез”– диде ул. Ул шулай ук ОДН исәпләү тәртибен аңлатуны активлаштырырга кирәклегенә дә басым ясады.

АПТС џәм “Әлмәт-Водоканал” ќәмгыятьләре вәкилләре төрле формулалар һәм 354 нче карар нигезендә, җылылык һәм су өчен ОДНның алыну тәртибен аңлаттылар. Кызганычка каршы, әлеге формулаларның гади халык түгел, бу өлкәдәге белгечләргә дә аңлау бик авыр. Шуңа күрә дә коммуналь хезмәт күрсәтүчеләргә халык өчен аңлаешлы тел белән җирле телевидение һәм массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясарга кушылды. Һәрбер фатир хуҗасы үзе ОДН күләмен исәпләп чыгара алырлык булырга тиеш.

Болардан тыш, гомуми йорт счетчикларының күрсәтмәләре яшерен мәгълњмат түгел, кызыксынган һәркем таныша алырлык булуына басым ясалды. РФ Хөкүмәте карары нигезендә бу мәгълүматлар әлеге йортта яшәүчеләр күрә алырлык урыннарга, подъездларда эленергә тиеш.

ОДНның артуы бөтен республикадагы кебек үк Әлмәттә дә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең кинәт һәм күп артуына китергән. Күп-књп нольләр белән килгән квитанцияләрне программаның дөрес эшләмәве, серверның эштән чыгуы белән аңлата комуналчылар.

Халыкта су белән бәйле проблемалар да шактый. Әлеге тарифка күрсәткечләрнең артуын “Әлмәт-Водоканал”ының абонент бүлеге җитәкчесе узган тугыз айда суга түләнеп бетмәгән бурычлар нәтиҗәсе дип аңлатты.

“Моңа кадәр кулланылган формулаларның камил булмавы нәтиҗәсендә тотылган суның 1 проценты түләүгә кертелмәгән. Шуңа күрә дә безнең предприятие зыянга эшли булып чыга”– дип аңлата “Әлмәт-Водоканал” белгечләре.

“Кеше ай саен суга 1000 сум түли алмый. Аның кадәр су тотылмый, ОДН кушып исәпләгәндә дә шуның кадәр сумма чыкмый. – дип кире какты аларны Николай Богданчиков һәм киредән исәп-хисап ясарга кирәклегенә басым ясады.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, ЕРРЦ булган әлеге хәлләрдән соң аның директоры Евгений Гудков эшеннән алынды һәм аның урынына Ольга Носова билгеләнде. Район җитәкчелеге Бердәм исәп-хисап үзәгенең техник базасын яңартырга һәм квалификацияле кадрлар тупларга дигән карар кабул итте.

Ландыш Сибгатуллина
Фәрдия Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International