Артем Хохорин Россия ЭЭМ ның Әлмәт районы идарәсендә булды

2012 елның 21 ноябре, чәршәмбе
Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы идарәсе оператив-хезмәт эшчәнлегенең 10 айлык нәтиҗәләре буенча республикада иң яхшылар рәтендә

Бүген Татарстан Республикасы эчке эшләр министры полиция генерал-майоры Артем Хохорин Россия ЭЭМ ның Әлмәт районы бүлеге эше белән танышты.

Татарстан ЭЭМ җитәкчесе вакытлыча тоту изоляторының яңа бинасы төзелеше барышы, бүлекнең матди-техник җиһазлануы һәм эш шартлары белән танышты. Шулай ук кизү частендә булды, гариза бирүчеләр белән эшләү бүлмәсенә аерым игътибар бирде.

Артем Хохорин бүлекнең шәхси составы белән очрашкач, зур кисәтүләр юк, дип белдерде. Шулай да эшчәнлекнең кайбер юнәлешләре буенча кисәтүләр белдерде. Шул ук вакытта министр бүлек коллективы куелган бурычларны башкарып чыгарлык хәлдә һәм барлык таләпләргә дә туры килә дип белдерде.

«Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International