Тормышыбызны куркыныч астына куймыйк

2012 елның 21 ноябре, чәршәмбе
Кеше гомере каш белән күз арасы диләр. Бу турыда бәлагә тарыгач, бәхетсезлеккә юлыккач кына уйланабыз шул. Статистика мәгьлүматлары буенча, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кешеләр тормышын һәм сәламәтлеген саклауда иң төп проблема булып тора. Безнең илдә юл-транспорт хәрәкәте вакытында алынган травматизм күләме һәм авырлыгы белән милли трагедиягә тиң. Бигрәк тә балаларның имгәнү очраклары еш күзәтелә.

21 ноябрь бөтен дөньяда юл һәлакәтендә һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Яшьләр үзәгендә Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе, Татарстан Республикасының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча фәнни-белем бирү дирекциясенең Әлмәт филиалы белән берлектә искә алу көне уздырылды.

Шәһәр күләм масштабларда уздырылган акциядә яшүсмер клублары, шәһәр һәм район мәктәбе укучылары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар катнашты. Искә алу акциясен башлап Әлмәт юл хәрәкәте куркынычсызлыгының регистрация һәм имтихан бүлеге җитәкчесе Р.М.Латыйпов, юлларда аварияләрнең күп булуы, узган 9 ай эчендә 38 баланың тормышы куркыныч астына куелуы, 1 баланың һәлак булуы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, һәлакәтләрнең 80 проценты машина йөртүчеләр гаебе белән була. “Бүген без бергәләп юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү, кеше гомеренең кадере турында сөйләшергә тиешбез”,– диде ул залдагыларга мөрәҗәгать итеп. Олылар, балалар, шәһәр җитәкчелеге, төрле служба вәкилләре бердәм булып көрәшкәндә генә әлеге афәткә каршы торып була.

Моның шулай икәнлеген төрле кинофильмнар, чыгышлар, фактлар аша аңлатырга тырыштылар залда утыручыларга. Балалар һәм яшүсмерләр үлемен кисәтү юнәлешендә Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе киң кырлы эшчәнлек алып бара. Идарә белгече Ю.Г.Гаушкина билгеләп узганча, яшүсмерләр клублары арасында “ПДД – одинаковы для всех” дип исемләнгән баннер һәм плакатлар бәйгесе уздырылган. Теманы ачу, дизайн бизәлеше буенча Гран– прига “Спартак” клубы лаек булган. Җиңүчеләр исемлегендә “Моржата”, “Метеор” клублары да бар. Аларны бүләкләү тантанасы якын көннәрдә уздырылачак.

Тик шуны онытмаска кирәк, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәсәң, үз тормышыңа игътибарлы булмасаң, бер генә чара, бер генә акция дә нәтиҗәле була алмый. Юлларда сак булыйк!

Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International