Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Кәләй уңганнары
2012 елның 21 ноябре, чәршәмбе
Шәһәр һәм районда тырыш хезмәтләре өчен мәртәбәле бүләкләр белән билгеләнеп үтелгән һәм шул ук вакытта тәүфыйклы балалар тәрбияләгән аналар шактый. Ишле балалар үстерү һәм алдынгылыкны кулдан ычкындырмау җиңел түгел. Кәләй авылының өч бала анасы Татьяна Юртова - Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыятенең алдынгы сыер савучысы. Күптән түгел генә аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе Казан сәхнәсендә “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” исеме белән бүләкләде.
-Миңа мондый зур бүләк бирелүе турындагы хәбәрне ишеткәч, шатлыктан башта утырып еладым. Хезмәтемне бәяләгәннәре өчен зур рәхмәт, – ди ул хәзер.
Маллар арасында өч дистә елга якын вакыт узуы сизелмәгән дә. Белгечләр, эшче кулларга кытлык – бүген авыл хуҗалыгындагы иң зур проблемаларның берсе. Өлкәннәр лаеклы ялга китеп бара, аларга алмашка яшьләр бик сирәк килә. Авылларда туган җирләренә береккән кешеләр генә калды. Заманында 65 нче училищены тәмамлап, КамАЗга эшкә киткән Таняны туган авылы Кәләй үзенә тартып кайтара. Әнисе күпме генә кайтмаска үгетләсә дә, кызлары барыбер үзенекен итә. “Нишләптер авылга күңел тартты”, – ди ул хәзер дә.
Аларны терлекчеләр династиясе дисәң дә була. Әти-әнисе дә терлек симертүдә эшләгәннәр. Ире Владимир әлеге тармакта оператор булып хезмәт куя. Апасы да савымчы. Татьяна карамагына 50 баш савым сыеры тапшырылган. Ул һәр сыердан көненә 10-12 кг сөт савып ала. Иртәнге сәгать 3 тә, күпләр тирән йокыда булганда сыер савучылар фермага китә. Ишеп яуган яңгырлы, кар-буранлы көннәр дә була. Авылда кар көртләрен иң беренче булып алар ерып бара. Һәм һәркөнне шулай. Терлекчеләргә бәйрәм дә, ял көннәре дә юк – аларны сыерлар, бозаулар көтә. Авылда яшәгәч, үзең дә маллар асрамый булмый. Чынлап та, сокланырлык авыл хезмәтчәннәренә.
Өч уллары хәзер үзләре күзле-башлы. Оныкларга да бай Татьяна ханым – алар алтау. Тәм табып башкара торган эшең, терәк булырдай тормыш иптәшең, игелекле балаларың, балдан да татлы оныкларың булганда хатын-кызга тагын ни кирәк.
– Авылга кайтканыма һич кенә дә үкенмим. Бәхетне читтән эзләргә кирәкми, туган җирдә дә табага була. Ирем белән 33 ел торабыз. Тату тормыш өчен бер-береңне хөрмәт итү, булышып яшәү, вакытында дәшми кала белү кирәк. Без фермада эшләүчеләрнең барысы да - әниләр. Һәркемне Аналар көне белән тәбрик итәм, – диде Т.Юртова.
Рәсим Исхаков, Токарликов исемендәге АҖ директоры:
Терлекчеләрем менә дигән. Эшләрен җиренә җиткереп, намус белән, яратып башкаралар. Аларга әйтеп, күрсәтеп, өйрәтеп торасы юк, барысын да үзләре белә. Шундый хезмәткәрләр булгач сөт саву буенча да, ит җитештерүдә һәм бозау алуда да күрсәткечләр начар түгел.
Ирина Апачаева
"Әлмәт таңнары"
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз