«Алнас» заводы һәм Әлмәт һөнәри көллияте базасында гамәлгә ашырыла торган «Татарстанның киләчәге колледжы» ЧТПЗ төркеменең белем бирү проектын тәмамлаган 15 кеше Самара өлкәсендә шефлыкка алынган хәрби частьтә ант итте.
«Алнас» заводы, «Татарстанның киләчәге колледжы» вәкилләре һәм хәрби хезмәткәрләрнең ата-аналары катнашында тантаналы чара Самара өлкәсенең Мирный бистәсендә Россия Оборона министрлыгының Хәрби-һава көчләре һәм һава оборонасы 14 нче армиясенең шефлыкка алынган хәрби частендә узды.