Иске Суркино авылы мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы зал җыйды.
Биредә 21 гыйнварда шәһәр һәм район җитәкчелеге, хокук саклау органнары, прокуратура, барлык хезмәтләр вәкилләре белән традицион очрашу узды. Хисап җыелышы башында популяр "Сеспел" һәм "Палан" фольклор ансамбльләре катнашында концерт программасы тәкъдим ителде.
Җирлек башлыгы Николай Леонтьев җыелучылар алдында отчет белән чыгыш ясады.