Әлмәт муниципаль районының торак пунктларында традицион хисап җыелышлары дәвам итә,аларның төп максаты-2019 елда районның һәм авыл җирлекләренең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре, проблемалы мәсьәләләрне хәл итү һәм агымдагы елга төп бурычлар кую.
17 гыйнвар көнне Габдрахман авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Чарада ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Олег Шабалин, ӘМР ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, депутатлар, район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре, авыл активы катнашты.