Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре минераль ашламалар сатып алуга субсидияләр ала алалар

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчаларын ала алалар.

Бу акчаларны чәчү мәйданына 35 килограммнан да ким булмаган тәэсир итүче минераль ашлама туплаган хуҗалыклар алачак.

Агымдагы елда гектарына 70 килограммнан артык тәэсир итүче матдә туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечләр булган районнарга активлашырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International