Узган дүшәмбедә район башлыгы Тимур Нагуманов катнашында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең хисап җыелышы булды.
Анда шулай ук Әлмәт шәһәр суды рәисе Тәлгать Гаделшин, шәһәр прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе Дамир Яфизов, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең Әлмәт шәһәре буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнур Әхмәтгалимов катнашты.
2019 елда эчке эшләр органнарының һәм бүлекчәләренең оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Айрат Баһаветдинов хәбәр итте.