Район активы белән киңәшмә бүләкләү һәм яңа кадрлар билгеләнеше турында игълан итү белән башланды.
Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә «ГУАД» МУПның 2019 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Доклад белән предприятие директоры Альберт Хәләпов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча шәһәр автомобиль юллары идарәсе эшчәнлеге кысаларында куелган барлык бурычлар тулысынча үтәлгән.