19 гыйнварда православие динендәгеләр төп чиркәү бәйрәмнәренең берсе - Чукындыруны билгеләп үтә.
Бу көннең традициясе-бозлы суга чуму — Әлмәттә моны ике урында эшләргә мөмкин булачак. Купель Ямаш авылында бар. Шәһәр күлендә дә крещен иорданы урнаштырганнар. Имин булырмы-юкмы икәнлеген бүген коткаручылар тикшерде.