Россиянең барлык хәрби комиссариатларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның шәхси эшләрен җыю һәм цифрлаштыру бара.
"Хәтер юлы" дигән масштаблы проект 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар турындагы истәлекләрне мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Аны РФ ВС баш гыйбадәтханәсе территориясендә булдырачаклар.