Әлмәткә заманча ике Ford Transit реанимобиле кайтты

2012 елның 16 ноябре, җомга
Кичә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов һәм сәламәтлек буенча аның урынбасары Равил Хәйруллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында узган тантаналы чарада катнаштылар. Республика башлыгы Әлмәт районына ике заманча Ford Transit реанимобиль ачкычларын тапшырды.

Казан –70, Түбән Кама – 5, Яр Чаллы – 10 шундый ук автомобильләргә ия булды. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүмат үзәге хәбәр иткәнчә, әлеге автомобильләр Татарстанга “2011–2012 елларда сәламәтлек саклауны модернизацияләү” программасын уңышлы тормышка ашырган өчен бирелгән 1 млрд сум хисабыннан алынган.

Бу ашыгыч ярдәм машиналары начар юлларны да тоткарлыксыз үтә алырлык, реанимация һәм интенсив терапия корылмалары, үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппараты, дефибриллятор, ЭКГ аппараты, алынган мәгълүматларны кәрәзле элемтә, ГЛОНАСС спутник навигациясе аша тапшыру системасы белән җиһазландырылган, медицина ярдәме күрсәтүче персонал һәм пациентка барлык уңайлыклар булдырылган.

2012 елның ахырына кадәр республикага яңадан 129 ашыгыч ярдәм машинасы кайтарылырга тиеш. Агымдагы елның декабрендә Ford Transit автомобиле базасында – 66, җиһазландырылган – 63 “УАЗ” машинасы көтелә. Гомуми саны 260 булган әлеге ашыгыч ярдәм машиналары республиканың барлык районнарына да таратылачак.

Ландыш Сибгатуллина
Фәрдия Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International