Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегендә булачак абитуриентлар өчен Ачык ишекләр көне узды.
Абитуриентларны кабул итү шартлары, әзерлек юнәлешләре, укыту өстенлекләре һәм социаль гарантияләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге башлыгы ярдәмчесе, эчке хезмәт подполковнигы Вера Субботина, ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция подполковнигы Рәшит Ярмиев, кадрлар бүлеге хезмәткәре, эчке хезмәт лейтенанты Виталий Храмов, РФ Эчке эшләр министрлыгының КЮИ 1нче курс курсанты Рүзәл Камалов һәм гамәлдәге хезмәткәрләр сөйләде.