Район активы белән узган киңәшмәдә бүген кадрлар билгеләү турында игълан ителде. Район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр иткәнчә, 2019 елның 4 декабрендә XII хисап-сайлау конференциясендә нефть, газ сәнәгате һәм төзелеш тармагы хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе итеп Хәсәнов Рафис Кәбир улы сайланды.
Аннан соң район башлыгы күңелле хәбәр җиткерде-1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының җиңүенә 75 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасының иң яхшы башлангыч оешмасы республика конкурсы йомгаклары буенча 1 урынны «Татнефть» ГАҖнең «Татнефтегазпереработка» идарәсе ветераннар оешмасы яулады, 3 урынны «ТМС групп» ИК ҖЧҖ һәм Кәләй авыл җирлеге ветераннар оешмалары бүлеште.