Ихтыяҗ канәгатьләндереләме?

2012 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе
Белгәнебезчә, республикада “Һәркем куллана алырлык тирәлек” программасы эшли. Аның нигезендә 2011-2015 еллар дәвамында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә объектларга тоткарлыксыз үтеп керә алсын уңайлыклар тудырыла. ТР Министрлар Кабинеты карары белән расланган быелгы исемлектә социаль объектлардан тыш коляскада йөрүче инвалидлар яшәгән йортлар да бар.

Күпфатирлы торак йортларны җиһазлар белән тәэмин итү, эшләр башкару өчен Әлмәт муниципаль районына 9500 мең сум акча бүлеп бирелгән. 2012 елга каралган программа нигезендә калабызда 85 күпфатирлы торак йортта 103 подъездда физик мөмкинлеге чикләнгән 111 кешегә шартлар тудыру максатыннан эшләр бара. Әлеге подъездлар буенча ясалган техник биремнәр тиешле министрлыклар, службалар белән килештерелгән.

Торак-коммуналь хуҗалык департаментыннан алган мәгълүматларга караганда, ишектән керү урыннарында һәм подъездда беренче катка кадәр тимер-бетон пандуслар ясау, тамбур ишекләрен алыштыру эше белән ике подряд оешмасы – “Виста” һәм “Связьстрой” җәмгыятьләре шөгыльләнә. Әлмәт “Радиоприбор” заводы да 58 кайтарып куела торган пандуслар әзерләү һәм урнаштыру өчен җәлеп ителгән.

Бүгенгә йортка керү урыны өчен 46 тимер-бетон пандус әзерләнгән, беренче катка кадәр 40 пандус куелган, 20 тамбур ишеге алыштырылган. Шулай ук 12 кайтарылма пандус урнаштырылган. Тимер-бетон пандусларга резина өслек ябылачак. Инде 36 сында бу эш башкарылган. Быелга каралган барлык төр эшләр ел азагына кадәр тәмамланырга тиеш.

Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә урамга чыгып йөрү, кирәкле объектларга үтеп керү өчен барлык шартлар тудырылырга тиеш. Тулы канлы тормыш белән яшәргә аларның да хокукы бар. Бу хакта инвалидлар үзләре генә түгел, алар янәшәсендә, аралашып гомер кичерүчеләр дә әйтә. Мисал өчен, Бигәш урамындагы 123 нче йортның 6 нчы подъездында яшәүче 84 яшьлек Гыйбадулла абый Гәрәев мондый җайланмалар ясалуына шатлануын, аларның башкаларга комачау итмәвен белдерде. Аның әйтүенчә, әлеге подьездда 1-3 нче катларда өч инвалид яши. Гомумән алганда, бу йортта пандуслар байтак кына подъездда ясалган. 6 нчы подъезддагысы урам яктан да, эчтән дә әйбәт итеп эшләнгән. Култыксалар да урнаштырылган. Кыскасы, яшәүчеләрнең ризасызлыклары юк. Ә менә 3 нче подъездда яшәүче бер абзый подъезд эчендәге пандусны стенаны кисеп, ишекне алып ясауларына борчылуын җиткерде. Урамдагы салкыннан беренче ишек кенә саклый алмас дип уйлый ул. Аның сүзләреннән соң башка подъездларга игътибар иттек. Аларда ишекләрнең барысы да үз урынында булып чыкты. Без З нче подъездда пандусларга култыксалар да куелмавын искә алып, биредә эшләр әле тәмамланмагандыр дигән фикергә килдек. Ник дигәндә, һәр җайланма инвалидларга уңайлы булырлык итеп эшләнергә тиеш – җитәкчелекнең таләбе шундый.

Зарипов проспектындагы 5 нче йортта урам якта безне бик әйбәт пандус каршылады. Биредә инвалидлар тротуардан тоткарлыксыз менә-төшә алсын өчен бордюрлар алынып, авыш юл ясалган. Эчке якта да кирәкле эшләр башкарылган. Тик култыксалар гына юк иде.

Шевченко урамындагы 124 нче йортның 2 нче подъездына керү юлында хәтта ике пандус. Икесеннән дә файдаланырга була. Подъезд эчендә әлегә эшләр тәмамланмаган иде әле. Зур пандус күптән түгел генә ясалган. Хәзер култыксалар куясы һәм кайбер вак-төяк эшләр башкарасы калган. Шунысы шатландыра, хәзер яңа объектларның, торак йортларның барысы да пандуслар ясалмый торып файдалануга кабул ителми.

Шәһәрдә һәм районда 12 меңгә якын инвалид яши. Аларның 300 гә якыны коляскаларда хәрәкәт итә. Тормыш фатир, подъезд, урам белән чикләнми. Аларның да төрле хезмәтләрдән файдаланасы, теләгән җирләренә барасы, актив тормыш белән яшисе килә. Төбәгебездә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең ихтыяҗын канәгатьләрндерү буенча максатчан эш алып барылса да, әле бар җирдә дә пандуслар ясау кирәклегенә игътибар ителми. Йә алар бөтенләй юк, йә алардан сау-сәламәт кешеләр дә күтәрелә алмый. Тиешле таләпләр сакланып ясалганнары бик аз. Чакыру төймәләренең дә ватылмаганнары сирәк. Ленин урамыннан ничә тапкыр рейд белән уздык, һаман да әллә ни үзгәрешләр сизелми. “Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә”, дигән зирәк халкыбыз. Тфү-тфү, бәла-каза башка төшәргә язмасын, әмма язмыш тарафыннан кыерсытылганнар хакында да онытырга кирәкмәс иде.

И.Апачаева.
"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International