Рособрнадзор ЕГЭ-2020дә катнашу өчен гаризалар бирү вакыты турында искә төшерә

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт искәртеп узганча, 2020 елда ЕГЭда катнашу өчен гаризаларны 1 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин.

2020 елда ЕГЭ гадәттәгечә өч этапта узачак: вакытыннан алда (20 марттан 13 апрельгә кадәр), төп (25 майдан 29 июньгә кадәр) һәм өстәмә (4 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр). Имтиханнар расписаниесе белән ЕГЭның рәсми мәгълүмат порталында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International