Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «Татарстан Республикасында остазлыкның иң яхшы практикалары – 2019» конкурсы уздыра, анда «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектында катнашучы предприятиеләр катнаша ала, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Җиңүчеләрне дүрт номинациядә билгеләячәкләр. Катнашучылар үзләренең шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә гаризаларын һәм ризалыгын 17 гыйнварга кадәр электрон почта адресына җибәрә алалар: mpt@tatar.ru шулай ук материаллар басма рәвештә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420111, Татарстан, Казан, Островский ур., 4.