Хөрмәтле православие динендәге ватандашлар! Сезне чын күңелдән могҗизалы, якты Раштуа бәйрәме белән котлыйм.
Бу җәмгыятьнең рухи яңарышына ярдәм итәр, шулай ук төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы рухи элемтәләрне ныгытыр дип ышанам.
Сезгә чын күңелдән шатлыклы Раштуа кәефе, тынычлык, бәхет, игелек һәм иминлек телим!