Әлмәттә 2020 елда туган беренче бала малай булды. Ул 1 гыйнварда Ерсубайкино авылыннан Петровлар гаиләсендә дөньяга килгән. Әлмәт муниципаль районының Яңа кешесен Тимофей дип атаганнар.
Сабыйның әнисе - Евгения Андреевна авыл мәктәбендә укыта, ә әтисе Сергей Серафимович «ЯН»да оператор булып эшли. Тимофей - гаиләдә өченче бала. Бу кечкенә кеше хәзер яңа кеше генә түгел, ул – нефть башкаласы һәм бөтен Татарстан тарихының бер өлеше. Чөнки аңа безнең республика ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм иткән елда туу бәхете елмайды.