Бүген Әлмәт муниципаль районының иң хөрмәтле кешеләренең берсе - РСФСРның Атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре Нәфис Абылгат улы Афзалтдинов үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Ветеранны котларга «Татнефть» ГАҖ, «Елховнефть» , «Әлмәтнефть» НГДУ, социаль яклау идарәсе, район ветераннар советы, профсоюз оешмалары вәкилләре, туганнары һәм якыннары килгән иде . Алар барысы да юбилярга чын күңелдән котлау сүзләрен җиткерделәр, Нәфис Абылгат улы яшь нефтьчеләр өчен үрнәк булып тора, дип билгеләп үтте.