Шәһәр автопаркы яңартыла

2012 елның 14 ноябре, чәршәмбе
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлеге хәбәр иткәнчә, агымдагы елда АПОПАТ хисабыннан 8 НЕФАЗ и 2 ПАЗ 0маркалы автобуслар алынган. Әлеге техникалар “ЕВРО–3” двигателе белән җиһазландырылган, бүгенге экологик нормаларга туры килә. 5 яңа автобус 3 нче һәм 5 нче маршрутлар буенча пассажирлар ташый. 2 автобус халыкара юнәлешләрдә хезмәт күрсәтәчәк.

Болардан тыш предприятиенең автопаркы HIGER маркалы 10 автобуска баетылган, алар 1 нче һәм 8 нче маршрутларда хезмәт күрсәтә.

Әлеге уңай үзгәрешләр шәһәр һәм район халкына күрсәтелә торган пассажир ташу хезмәтенең сыйфатын арттыруга җирлек булып тора.

Ландыш Сибгатуллина, Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте
Фәрдия Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International