Хөрмәтле әлмәтлеләр!

2019 елның 31 декабре, сишәмбе

Вакыт безне яңа 2020 елга якынайта.

Хәзер без дулкынлану һәм өмет белән Яңа ел җитүен көтәбез. Традиция буенча, бу бәйрәм алдыннан узган елга йомгак ясала, киләчәккә планнар билгеләнә.

2019 ел безнең өчен бик күп истәлекле вакыйгалар белән истә калды. Аны сайлау, актив төзелеш, зур үзгәрешләр елы дип атарга була. Районга ил, Татарстан Республикасы җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә.

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм татулык, барлык хыялларыгыз чынга ашсын, туганнарыгыз һәм дусларыгыз һәрчак янәшәдә булсын, ә 2020 ел барлык өметләрне аклап, һәр гаиләгә шатлык алып килсен, уңышлар һәм яхшы үзгәрешләр елы булсын!

 Бәхетле Яңа ел!

Т. Д. Нагуманов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International