Әлмәт районында терлекләрне кышлату мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Йомгаклау семинар-киңәшмәсе «Кичучат» ҖЧҖ базасында узды.
Аның эшендә район башлыгы Тимур Нагуманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәнис Шәрәфиев һәм башкалар катнашты.
Район хуҗалыклары җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре бергәләп сыйфатлы терлекчелек продукциясе алу һәм аның күләмен арттыру ысуллары турында фикер алыштылар. Ферма буенча экскурсия барышында «Кичүчат» ҖЧҖ терлекчеләренең эш тәҗрибәсе белән таныштылар.
Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре терлекләрнең продуктлылыгын арттыру максатларында тулы кыйммәтле азык белән тәэмин итү турында сөйләделәр. Хуҗалык җитәкчеләренә фермаларда эшне тиешенчә оештырырга, сөт терлекләренең продуктлылыгын арттыру мәсьәләсен хәл итәргә һәм терлекләрнең баш санын киметмәскә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International