Бүген Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов журналистлар белән очрашты.
Телеканаллар, газеталар, интернет–басмалар, социаль челтәрләрдәге төркемнәр вәкилләре белән сөйләшү бер сәгатьтән артык дәвам итте.
Очрашу вакытында Тимур Нагуманов узып баручы елның мөһим вакыйгаларын билгеләде. Ул билгеләп үткәнчә, ел шәһәр өчен дә, аның өчен дә кызыклы, вакыйгаларга бай булды. Аның өчен Казаннан Әлмәткә күчүе һәм, әлбәттә, район башлыгының яңа вазифасы мөһим вакыйгаларның берсе булды. Әлмәт аның өчен таныш булган, чөнки ул эшмәкәрләр хокуклары буенча омбудсмен вазифасын биләгән районга кураторлык иткән, әмма хәзер ул турист түгел, ә яшәүче.
Матбугат конференциясе ахырында Рәхмәт хатлары тапшырды, журналистларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, планнарның тормышка ашуын, гаилә иминлеге теләде һәм барлык негативларны быел калдырырга, ә яңасын бары тик уңай эмоцияләр белән генә башларга тәкъдим итте.