Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре федераль бюджеттан иминиятләштерелгән уҗымнарның үлүе өчен генә компенсация алачаклар

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аграрийларга хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе белән Татарстанга гадәттән тыш хәлләр аркасында китерелгән зыянны компенсацияләү өчен авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән бәйле мөлкәт мәнфәгатьләрен билгеләнгән тәртиптә иминият яклавын тәэмин иткән авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен 120 млн. сум күләмендә акча юнәлдерү турында Карар кабул ителгән.
Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр тарафыннан турыдан-туры тотылган чыгымнарны каплау өчен кирәкле документлар пакетлары җыелды, алар Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында экспертиза узган 1,6 млрд. сумлык. Һәлак булган уҗымнарның 12,5 мең гектары гына иминләштерелгән булып чыкты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International