Бүген бизнес вәкилләре район башлыгы Тимур Нагуманов белән очраштылар. Очрашу Яшьләр үзәгендә узды.
Яңа ел алды очрашуы танышу характерында булды һәм киләсе елда эшкуарлар һәм хакимият арасындагы хезмәттәшлек өчен чираттагы башлангыч нокта була.
Сораулар күп бирелде, әмма Тимур Дмитриевич барысына да җавап тапты. Кайбер проблемалар компетентлы органнар тарафыннан контрольгә алынды һәм якын арада каралачак.