Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы билгеләнде

2012 елның 12 ноябре, дүшәмбе
Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы итеп Рафаэль Ганиев билгеләнде.

Рафаэль Марат улы 1978 елның 2 гыйнварында Габдрахман авылында туган. Ульяновск дәүләт педагогия университетын тәмамлаган. Югары Мактамада тарих укытучысы булып эшләгән, эчке эшләр идарәсендә, РФ УФСКНның ТР буенча Әлмәт районара бүлегендә хезмәт куйган. Түбән Мактаманың 2 нче мәктәбе директоры, аннан республика мәгълүмәт- методик тәэмин ителеше һәм мәгариф өлкәсенә контроль үзәгенең Әлмәттәге филиалы директоры, мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары булып билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International