Әлмәттә өч яклы килешү имзаланды

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты, Әлмәт муниципаль районы профсоюзлары координация советы һәм «Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге арасында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өч яклы комиссия утырышы булды.
Документка кул кую тантанасында оешма, профсоюзларның координация советы әгъзалары, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, «Әлмәт шәһәре һәм районы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе Азат Шәйхетдинов, район башлыгы урынбасары Андрей Зимин, профком рәисе урынбасары һәм Әлмәт районы профсоюз оешмалары координация советы рәисе Марсель Бикмуратов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International