Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендәге (районара) Пенсия фонды идарәсе (районара) хәбәр иткәнчә, 2020 елда традицион кәгазь хезмәт китабына алмашка электрон китаплар киләчәк.
Эшләүче барлык гражданнар өчен электрон хезмәт кенәгәләренә күчү ирекле булып тора һәм бары тик гражданин ризалыгы белән генә гамәлгә ашырылачак.
2021 елда беренче тапкыр эшкә урнашучылар гына искәрмә булачак. Мондый кешеләрнең эш чорлары турындагы барлык мәгълүматлары электрон рәвештә кәгазь хезмәт китабын рәсмиләштермичә генә алып барылачак.