Бүген Әлмәттә «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды.
Аның эшендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Айназ Ярмиев, район башлыгы Тимур Нагуманов, шулай ук Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары башкарма комитетлары вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашты.