"Татнефть" Әлмәт медицина көллияте тулай торагын һәм уку корпусын тапшырачак

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Әлмәт медицина көллияте студентлары «Татнефть»тән тулай торак һәм уку корпусын алачаклар.

Медкөллият директоры Диләрә Бешимова хәбәр иткәнчә, уку йортында 950 кеше укый, бина башта 300 кешегә исәпләнгән булса да. Бешимова сүзләренә караганда, студентларның 60% ы Әлмәткә башка шәһәрләрдән укырга килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International