Республиканың сөт тармагы алдагы елларда үсеш ноктасы булачак.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Республика агросәнәгать комплексына инвестицияләр турында сөйләгәндә, Марат Җәббаров бүгенге көндә сөт терлекчелеге тармагы зур модернизация кичерә, хуҗалыкларда яңа югары технологияле терлекчелек комплекслары төзелә, дип белдерде. Бу тармак, министр сүзләренчә, «алдагы елларда да үсеш ноктасы булачак».