Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә торак фонд объектларын капиталь ремонтлау һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте.
Министр хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республикада 2 млн. 443 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган-элек расланган план үтәлгән. Әмма «торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турындагы килешү кысаларында Россиядә торак тапшыру күрсәткечләренә төзәтмәләр кертелмәде. Шуңа күрә Татарстан тагын 232 мең квадрат метр торак сафка бастырырга тиеш.