Әлмәттә Олимпия уеннарының көмеш призеры Дарья Дмитриева призына нәфис гимнастика буенча турнир старт алды

2019 елның 21 декабре, шимбә

Нәфис гимнастика буенча Турнир бүген "Мирас"спорт-сәламәтләндерү комплексында старт алды.
Спорт чарасын ачу тантанасында район башлыгы Тимур Нагуманов, Россия гимнасткасы, күп төрле ярышны берләштергән дисциплинада 2012 елгы Олимпия уеннарының көмеш призеры Дарья Дмитриева, ТР көньяк-көнчыгышының нәфис гимнастика федерациясе президенты Виктория Булатова, «Әлмәтнефть» башлыгы Ренат Ногайбеков һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International